СЫРГАНАК и. бот. 1) Сырганакчалар семьялыгыннан әчкелтем сары җимеше ботакларына сырышып үсә торган куак (кайберләре чәнечкеле була); русчасы: облепиха. Аерым авылларның урамнары ямь-яшел, бакчаларында алма, слива, сырганак, чия, миләш, шомырт агачлары, балан, карлыган, гөлҗимеш, кура җиләге куаклары үсә. Ф.Гарипова

2) Шул куакның җимеше. Сырганак җимешен беренче кар яугач, ягъни көннәр суыта төшкәч җыярга кирәк, ә моның өчен агач төбенә капчык киндере җәяләр һәм ботакларга җиңелчә генә сугалар. Г.Гыйльманов. Сырганак мае

3) диал. Эт тигәнәге. Миңа юлдаш булып, Тезләремә сырыла сырганаклар. Р.Аймәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә