СЫРГАЛАНУ I ф. 1) Уралу, бөтерелү, бормалану, боргалану. Еланбалык башта бөгәрләнде, сыргаланды, аннары кызарынды-бүртенде, кычкырмакчы булып авызын ачты, кычкыра алмады, тавышы чыкмагач, башын бер як читкә салып тынып калды. Г.Гыйльманов

2) күч. Кыланчыклану, назлану, кылану, чытлыклану. Атын туктатты да Нурислам кызган туфракка чалкан ауды, шунда ук күктә бәләкәй генә ак болытка кунган Корбангали чәберчек булып сикергәли башлады. Әй боргалана Корбангали, әй сыргалана. М.Кәрим

Сыргаланып алу Тиз генә сыргалану

Сыргаланып йөрү Һәрвакыт сыргалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә