СЫРГА и. 1) диал. Колак йомшагына тага торган асылма бизәнү әйбере, алка. Чылтыр-чылтыр камышта Сыргам төште, яр-яр. Җыр 2) Кәҗә, сарык ише хайваннарда тамак астында, әтәч һәм тавык ише кошларда томшык астында асылынып тора торган итләч үсенте 3) бот. Чук кебек асылынып тора торган оешма чәчәк. Бакча эчендәге озын тирәкләрнең башлары күккә тиярлек. Алардан җиргә сыргалар коела. Н.Сәфәрев |