СЫРАЧЫ и. 1) Сыра кайнатучы кеше. Бактың исә, немец сырачылары, әйбәтрәк күбекләнеп торсын өчен, сырага кобальт хлориды өстәргә кирәк дип тапкан. Ватаным Татарстан

2) Сыра сату эшендә эшләүче. Ашчыларга, чәйханә тотучыларга, сугышчыларга, кымызчыларга, сырачыларга эш муеннан. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә