СЫРАХАНӘ и. Сыра сатыла торган һәм сыра эчү өчен җиһазландырылган кибет, буфет. Ул урамга чыгып, каршы яктагы сыраханәдән бер милиционер алып керде. Х.Камалов. Шуңа күрә, кояш төшлеккә җиткәнче, [Шамил Измайлов] ресторан, кафе, сыраханә, чәйханәләрнең байтагында булырга өлгерде. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә