СЫРА и. 1) Арпа салатыннан ясала торган җиңелчә исерткеч эчемлек. ...Ике-өч көннән, Кушнаренда йөк калдырырга туктагач, егетләр мактый-мактый сырага ябырылдылар. Марс та берничә шешә алып керде. И.Низамов. Вахит абыйсы бик тә тыйнак кеше булып чыкты: профессор дип борынын чөйми – студент хисабына бик шәпләп сыра лыкыды, тартынып-боргаланып тормады. Х.Ибраһим 2) Йорт квасы. Әти белән әлеге авылдаш үзләре түргә узып самавыр янына утырдылар. Аның малае белән безгә калын гына бер телем калач, бер стакан йорт сырасы тоттырдылар. Г.Бәширов ◊ Сыра мичкәсе Зур, юан корсаклы, күп эчә торган кеше |