СЫР I и. 1) Сызык рәвешендәге эз, чыгынты яки кирт. Басу йөзендә төзелмәс җәрәхәтләр булып, әрлән балчык сырлары сузылып китә, тегендә дә, монда да шыксыз шадралар ишәя бара... Э.Касыймов. Ишек яңагына тагын бер сыр өстәлде. Елның-елында Миләшнең буен үлчәп, пычак белән сыр билгеләп куя Һәдия. Г.Якупова

2) Тәндәге җыерчык. Елмайган чагында аның тигез кара кашлары югары чөелеп, маңгаенда байтак кына сырлар хасил булды ---. Э.Касыймов. Дулкынланудан аның маңгаенда сырлар калыкты. М.Насыйбуллин

3) Бизәү сәнгатендә, рәсемдә, язуда һ.б.ш.: сызыклы элемент, нечкәләп, бизәкләп эшләнгән сызык. Чак кына төшереп алган Хәниф абзый алдында яткан тактага сырлар ясый, ә үзе бертуктаусыз сөйләнә ---. Г.Гыйльманов. Роман сыннарына караганда готик сыннарда кешеләрнең кыяфәте төгәлрәк бирелә, кием сырлары астында гәүдә рәвеше ачыграк сиземләнә, сурәтләнгән образлар да хәрәкәтчәнрәк булып күренәләр. Урта гасырлар тарихы

4) диал. Киемнең чит-читенә тегеп куелган тар тасма; кәйтән. Итәк очына сыр тоту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә