СЫПЫРУ ф. 1) Берәр нәрсәне тигезләргә тырышып, шуның өстеннән кулны шудыртып үткәрү. Бала итәкле күлмәген сыпыргалады, яулыгын төзәткәләде. Ә.Гаффар. [Кунак] Якындагы урындыкка утырып, ашыгып-ашыгып, мыдыр-мыдыр нидер укыды да, куе йон баскан битен җиңел генә сыпырып, фатиха бирде. Я.Зәнкиев 2) Кулны шудырып, ышкып, берәр нәрсә өстендәге чүпне һ.б.ш. себереп төшерү, сөртү. Күзләре җиргә карый, бер бармагы белән прилавка өстендәге вак балчык кисәкләрен сыпыра. Ш.Маннур 3) Иркәләп сыйпау. Мәченең аркасын сыпыру 4) диал. Себерү. Идәнне сыпыру 5) күч. Камчы, чыбык кебек әйбер белән сугу. Чыбыркы белән берне сыпыру 6) күч. Йөгерү, кызу-кызу бару; качу. Поезд туктау белән, кире якка төшеп, алгарак сыпырдым. Ә.Баян 7) күч. сөйл. Бер әйбер калдырмыйча, бөтен булганы белән җыеп алу, бөтенесен алу. Барлык алтын-көмешне сыпыру 8) күч. Комсызланып, талымсызланып ашау. Сыпыралар гына: балыклар оча, сумсалар бии-бии егетләр авызына шуа тора, Гыйззәтбану түти алъяпкыч итәген кайтарып күз яшьләрен сөртә, егетләрнең ашавына сокланып карап торган Сәгъдетдиннең йөрәге сызлый, ниндидер бәла сизенеп авырта. Я.Зәнкиев 9) күч. Урлап алып китү, чәлдерү 10) күч. Эшне җитез һәм тоташтан эшләү Сыпыра бару Бер-бер артлы барысын да сыпыру Сыпыра бирү Бернәрсәгә карамыйча сыпыру Сыпыра тору Берәр хәл булганчы сыпыру Сыпыра төшү Бераз сыпыру Сыпырып алу Тиз генә сыпыру. Ул сискәнеп китте, кулы белән маңгаен учлап тотты. Аннары учы белән битен сыпырып алды. Ф.Галиев. Ләйлә, стенага терәп куелган утыргычны җайлап, кулы белән сыпырып алды, үзе дә утырып, әнисенә таба иелде. М.Маликова Сыпырып ату Кинәт яки тиз арада сыпыру. Безнең арада утырган укытучыларыбызга рәхмәтләр укый-укый, өстәл өстенә куелган сый-нигъмәтләрне сыпырып аткач, укучылар шау-гөр килеп төрле уеннар уйнарга тотындылар. Х.Ибраһим Сыпырып бетерү Барысын да сыпыру. Башта чактагы кебек назланып, кыстатып утырмас иде Фаягөл, тау кадәр өеп китерсәләр дә, бөтенесен сыпырып бетерер иде. Я.Зәнкиев. Хатын-кызга хас тотнаклылыгы булмаса, алдындагын тоташ сыпырып бетерер иде. Г.Якупова Сыпырып җибәрү Кискен хәрәкәт белән, кинәт сыпыру. Үзенең әбисе алдында «фәнни яктан» сер сынатуына ачынып булса кирәк, ул юл буендагы куакны кулы белән сыпырып җибәрде, җиргә ялтырап яңгыр тамчылары коелды. Дөньяда ниләр бар Сыпырып кую Бер тапкыр сыпыру. Ул имән бармак бите белән Хөсәеннең кыска гына калдырып кырылган кара нәзек мыегын сыпырып куйды. А.Расих. Сөббух абзый бүреген салып, кәләпүштән генә калды, ашыкмыйча, салынкы мыекларын сыпырып куйды. М.Маликова Сыпырып ташлау Кискен хәрәкәт белән сыпыру. Зәйтүнәнең моңача булган беркатлы бала күңеллелеге, кул белән сыпырып ташлагандай, әллә кая югалды хәзер. Ш.Маннур Сыпырып тору Әледән-әле яки һәрдаим сыпыру. Шул врач әйтә: «Хатыны ир кешенең көненә ким дигәндә бер тапкыр аркасыннан сөеп, башыннан сыпырып торырга тиеш», – ди. Аманулла Сыпырып чыгу Башыннан ахырына кадәр сыпыру |