СЫПЫРТУ ф. 1) йөкл. юн. к. сыпыру 2) күч. Бернәрсәгә дә игътибар итмичә йөгерү яки кызу-кызу бару. Тыел, явыз! Акчаңны ал, югыйсә бар мөлкәтеңне мунча мичендә яндырам. Сыпырт моннан! Я.Зәнкиев. Юк, үзенең кояшлы оҗмахы Молдавиягә сыпыртмады егет: ул нибары иске Чаллы читендә --- ялтыравык никельле койкага хуҗа булып алган иде. Э.Касыймов 3) Качып китү. Уфадан инде Акъякупка сугылмый да кайтып була: Имәнлек урманы аша туп-туры авылга сыпыртасың. М.Кәрим. Самарда чын фронт купканын ишеткәч, ат-коралларын алып, шунда сыпыртканнар. И.Низамов 4) күч. Эшне тиз-тиз генә, тоташтан һәм җитез итеп эшләп бетерү. Бөтен эшне рәттән сыпырту 5) күч. Талымсыз, барысын да ашап бетерү, бернәрсә калдырмыйча ашау-эчү. Биш-ун минуттан без өстәл өстендәге табак белән итне, мактый-мактый, керәнләп сыпыртып утыра идек инде. М.Мәһдиев. Тик малай сөтле чәен сыпыртып та өлгермәде, әтисен ашыгыч кына фермага чакыртып алдылар. Р.Низамиев 6) күч. Урлау, чәлдерү Сыпырта бару Бер-бер артлы барысын да сыпырту Сыпырта башлау Сыпыртырга тотыну. Юлдашлары, аның кебек үк гитлерчылар ягына үз ирекләре белән авышкан сатлыкҗаннар, сугыш безнең ил файдасына борылуга, җайлап-җайлап төрле илләргә сыпырта башладылар. Я.Зәнкиев Сыпырта бирү Бернәрсәгә карамыйча тиз-тиз сыпырту (йөгерү, атлау) Сыпырта тору Берәр хәл булганчы сыпырту |