СЫПЫЛУ ф. 1) Бәйләнгән, суккан нәрсәнең (тукыманың) җепләре сүтелү, ычкына башлау. Итәге киң – кыңгырау чәчәге төсле, путасы билен дүрт тапкыр урап алырга җитә, нәфислеге тиңсез... күлмәгенең күкрәк өлеше тәненә сыланган кебек, кыз сулыш алса сыпылып чыгар төсле. К.Кәримов

2) Җыеп куйган җирдән ычкыну, аерылып төшү. Бит алмалары комач кызыл, мамык шәл кырыйларына, сыпылып чыккан чәч бөртекләренә мул булып кунган бәс кыйммәтле ташлар кебек җем-җем итә. М.Хәсәнов

3) Сытылып күздән яшь килү. Җиһангирның күзеннән ике яшь бөртеге сыпылып чыкты да яңаклары буйлап тәгәрәде. Н.Хәсәнов. Мостафа агайның төсен җуйган күзләреннән сыпылып чыккан ачы яшьләр бите буйлап чал сакалына агып төшә. Ф.Сафин

Сыпыла бару Әкренләп сыпылу

Сыпыла башлау Сыпылырга тотыну. Шулай итеп, егерменче гасыр башында Каргалы имамнарының гасырлар буе бөртекләп җыйган абруе сизрәп төшкән мендәр сүрүе кебек сыпыла башлады. Ф.Сафин

Сыпыла бирү Бернәрсәгә карамыйча сыпылу

Сыпылып бетү Бөтенләй, тәмам сыпылу. Сыпылып бетмәсен өчен, җөйләрне эчке яктан эшкәртеп чыгарга кирәк. Сөембикә

Сыпылып китү Кинәт сыпылу

Сыпылып чыгу Бөтенләй сыпылу. Аларның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бер төрлесе иләктәй сизрәде. М.Мөхәммәт. Соры берет астыннан сыпылып чыккан чәчләре тирле маңгаена ябышкан. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә