СЫПТЫРУ ф. 1) Сугу (чыбык, камчы һ.б.ш. нәрсә белән). Сәлмән шулай дип сорады да, сикерә-сикерә, чыбыгы белән Рафисның шәрә балтырына сыптырырга тотынды. Х.Хәйруллин. Алай да аңламагач, ишегалды себеркесе белән дә берәрне сыптыргаладым. А.Хәсәнов 2) күч. Кызу-кызу, тиз генә бару, йөгерү. Ул аяк астына карамый-нитми турыга гына сыптыра, аркасында ике көпшәле ау мылтыгы селкенгәләп бара иде. Г.Ахунов. Биектау ашханәсенә кереп бер стакан чәй эчтем дә авылга сыптырдым. А.Хәсәнов 3) күч. Тиз генә китү, качу. Безнең промыселда берәү Төмән ягына сыптырырга чамалап тора. Э.Касыймов. Рәзил олылардан күз яздырып балыкка сыптыру ягын карады. Ф.Яруллин 4) күч. Талымсыз һәм капыл-копыл ашап-эчү. Әйтергә кирәк, монда да начар ашатмыйлар. Көненә өч мәртәбә шартлаганчы сыптырабыз. Г.Мөхәммәтшин. Иртән тозга ярып пешергән әмерхан бәрәңгене кара ипи белән сыптырсаң, бер-ике стакан сөтле чәй эчсәң, бу дөньяда бүтән берниләрең дә кирәкми. М.Мәһдиев. Шилов блиндаж авызында иртәнге ашны сыптырып утыра иде. Х.Камалов 5) күч. Урлау, чәлдерү. Авыл малайлары да аналарының берәр нәрсәсен сыптырып тотылгач: – Кояштыр, алмадым! – диләр, Кояшны якасыннан тотып шаһитлыкка өстериләр. Һ.Такташ Сыптыра башлау Сыптырырга тотыну. Килеп җитүгә, чык суларына манчылган яшел үләннәрне мышный-мышный сыптыра башладылар. Т.Гыйззәт Сыптыра бирү Бернәрсәгә карамыйча сыптыру Сыптырып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә сыптыру. Бер-ике тапкыр себерке очы белән миңа да сыптырып алды. Т.Миңнуллин. Мин, ачуланып, сыртына дилбегә очы белән сыптырып алам. Г.Галиев Сыптырып бетерү Барысын да сыптыру Сыптырып җибәрү Кинәт кенә сыптыру. Камил Галләмнең кулындагы камчысына карап куйды да, сыптырып җибәрмәгәе дип, артка чигенде. Ш.Бикчурин. Килде-китте сөйләп ачуымны кабартмасана, я сыптырып җибәрермен… М.Әмирханов Сыптырып кую Кинәт, бер мәртәбә, бик тиз сыптыру. Миңнурый белән Фаягөл уяндылар, бер-берсен шаярып үчекләп юындылар, ипләп кенә бәрәңгене сыптырып куйдылар. Я.Зәнкиев |