СЫҢАР с. 1. 1) Икеле, парлы нәрсәнең берсе булган. Без бәләкәй чакларда, сыңар чиләк белән суга йөрү юк иде. М.Маликова. Курку көчле булгандыр, мин әле сыңар итек белән дә байтак кына йөгергәнмен. Р.Мөхәммәдиев

2) Бик әзәйтеп, киметеп сурәтләү чарасы буларак: иң соңгы, бер генә, бердәнбер. Киявенә дә кул бирмәде, сыңар сүз катмады, өенә алдырмады. Р.Зәйдулла. Моннан догадагы ак әбиләр яхшы күренеп тора. Ә күктә сыңар болыт та юк. Ф.Яхин. Ул кичә бодай кыры эчендә калган сыңар көнбагышны сурәткә төшерә башлаган иде, кояш болытлар арасына качып, көн сүрәнләде дә, эше бүленде. Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. тарт. форм. Исемнән яки алмашлыктан соң килеп, «шуның ише, пары, шуңа охшаш нәрсә» дигәнне белдерә. Бусын мин, пәке алып, бик тиз рәтләдем. Әмма бер сыңарының очлы башлы, икенче сыңарының тупа башлы булуын берничек тә бетереп булмады. Ә.Шамов. – Черчиль мәлгунь, Рузвельты да шуның сыңары, «икенче фронт»ны һаман да ачмыйлар, – дип сөйләп китте ул. А.Хәсәнов. Әмма чагыштыру өчен телнең хаҗәте юк – күз бар ич. Чагыштырдым: үзем дә шулар сыңары икәнмен, ягъни кыз бала. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә