СЫНЫК-САНАК җый. и. 1) Төрле әйберләрнең сынган, сынгаланган кисәкләре. Аннан-моннан гына тунап, иң йомшак итен алганнар да калган сынык-санакларны абзар буенда чәчеп калдырганнар. Г.Гыйльманов 2) Камыр ашларыннан калган кисәкләр, калдыклар. Менә шулай һәр көнне өй борынча урам йөреп, озын киндер капчыкларын сынык-санак белән тутырып, безнең «чәйни» янына кайталар икән дә, баскыч төбенә утырып, барлык җыйганнарын бушатып, сортировать итәргә тотыналар икән. Ә.Еники |