СЫНЫК с. 1. 1) Сынып, бөтенлеге, төзеклеге бозылган; сынган. Мәктәп урынында черек-чарык кисәкләре, сынык такта, кәгазь-мәгазь, гомумән, өй сүткәндә кала торган мең төрле нигез чүбе генә таралып калды. Г.Мөхәммәтшин. Кыз сынык чаңгысына карап елмайды һәм ни әйтергә дә белми уйга калды. М.Хәбибуллин 2) Төзек булмаган, бозылып күренгән. Горжецкий саный башлаган иде дә, каршыдагы теплушкаларга сынык күләгә төшереп депога таба йөгерешеп үткән тимер юлчыларны күргәч, исәбен бутады. К.Нәҗми 3) мат. Бер-берсе белән почмак ясап тоташа торган турылардан гыйбарәт (сызык тур.). Бу тигезсезлекнең уң кисәгендәге сумма С дугасына камалган сынык сызыкның периметрына тигез. С.Хәйруллин 4) күч. Боек, кәефсез, төшенке, кайгылы (кеше, күңел тур.). Халык шул хәтле яратты үзен, ул килмәсә, бөтенесенең күңелләре сынык була иде. Э.Касыймов. Сынык күңелдә бер аяусыз сорау гына тере калды: «Бер-бер чиге булырмы моның, Ходаем!» Я.Зәнкиев 5) Төшенке, боек халәтне белдерә торган (тавыш, аваз һ.б.ш.). Ул яшь аркылы, сынык тавышы белән иренә сораулар бирде. Ә.Фәйзи 2. и. мәгъ. 1) Бөтенлегенә зыян килгән әйбер; бөтеннән кителеп төшкән өлеш. Кесәсен актарып, ул аннан сөяк тарак сыныгы китереп чыгарды. Ф.Галиев. Шунда кәгазь белән карандаш сыныгы табып, үзенең васыятен язып өлгерә. К.Кәримов 2) Бөтеннән сындырып яки кисеп алынган өлеш. Җыелган икмәк сыныклары арасыннан тәмлерәген сайлый башлыйсың... М.Әмир. Малай ипи сыныгын учына чытырдатып кысып басып тора ---. М.Маликова ◊ Сыныкка сылтау Аклану яки кемгә дә булса бәйләнү, гаепле итеп калдыру өчен китерелгән нигезсез дәлил, сәбәп. Алар исә һаман сыныкка сылтау табалар, акча юклыкка сылтыйлар. Р.Миңнуллин. Ялкау өчен сыныкка сылтау табыла тора. Р.Батулла. Беләсең ич инде, ташла барысын да, кил калага, диюләре – сыныкка сылтау гына ул... Р.Мулланурова |