СЫНУ ф. 1) Гадәттә озынча каты әйберләр бәрелүдән, бөгүдән яки башка көчле кискен тәэсирдән аркылыга чатнау, икегә аерылу. Утыргычның соңгы аягы да шартлап сынды. А.Расих. Шарт-шорт итеп миллеккә дигән каен ботакларының сынганы гына ишетелеп торды. Г.Якупова

2) физ. Юнәлешен үзгәртү (бер физик мохиттән икенчесенә күчкән яктылык, нур, төрле дулкыннар тур). Яктылыкны сындыра торган системалар, яктылык нурларының сыну дәрәҗәсен үзгәртә торган аккомодацион җайланмалар --- гына булдырасы кала. Кызыклы физиология. Яктылык нурының сыеклыкта сыну почмагы p = 30о. Физика

3) күч. Көчле салкын көннең кинәт җылынып китүе. Көн сыну

4) күч. Килешергә, ризалашырга, буйсынырга мәҗбүр булу; рухи җиңелү, бирешү. Инде бу хәлдән соң кеше я сынарга, я җир йөзеннән югалырга тиеш иде. Х.Ибраһим. Рүзәлнең әле генә йодрык төенләп сугышка күтәрелгән, гомерен жәлләмичә ачлык мәйданнарына чыккан каһарманы беренче каршылыклардан ук сына, тиз арада элекке гамәлләрен сантыйлык дип саный. Идел

5) күч. Туктау, бетү (каршылык һ.б.ш. тур.). Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына... Ә.Фәйзи

Сына башлау Сынырга тотыну. Эсселек аркасында, чүп үләне кебек үсә торган укропның, үзен-үзе тотып тора алмыйча, сабагы сына башлады хәтта. Ватаным Татарстан

Сына килү Эзлекле рәвештә, электән үк сыну. Хакыйкать муены бервакытта да сынмый, ә менә хакыйкатьне сындырырга теләүчеләрнең муеннары сына килде һәм сыначак та. И.Туктар

Сынып бетү Бөтенесе дә сынган хәлгә килү

Сынып калу Берәр вакыйгадан, хәлдән соң сыну. Биредә зур-зур ташлар, кайчандыр кагылып һәм сынып калган субайлар башы чыгып тора иде ---. М.Хәбибуллин. Як-якта сынып калган ботаклар, Уктауга киткәндә тапталганнан тураеп өлгермәгән үләннәр юлны күрсәтеп тора. Г.Якупова

Сынып китү Кинәт сыну. Якынлашып килгән ак пароходка карап гасабиланган Сәрвәр үзе тотынган ботакның сынып китүен соңыннан гына абайлады. Я.Зәнкиев

Сынып чыгу Бөтенләй, тәмам сыну. Моңа хәтта чыбык та түзмичә, берничә җиреннән сынып чыкты. Н.Сәфәрев. Барый абый, зинһар, коткара күр, нәкъ гәзит басып ятканда, урта бәлүк сынып чыкты. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә