СЫНЛЫ I с. Сыны, гәүдәсе, фигурасы билгеле үзенчәлеккә ия булган. Араларыннан берсе дә пристань читенә басып үзләрен ипле генә күзәтеп торган баһадир сынлы егетне абайламады. Р.Мөхәммәдиев. Менә ярга терәлеп диярлек, ике ялангач гәүдә калка: атлет сынлы егет белән ифрат сылу гәүдәле кыз, җитәкләшеп, ярдан күтәрелә башлыйлар. Җ.Дәрзаман. Әмма гәүдәсе сылап куйган төсле туп-туры сынлы. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә