СЫНДЫРУ ф. 1) Каты әйберне көч белән аркылыга чатнату, ике кисәккә аеру. Түбәнтен генә очып үткән бер снаряд мачтаны төптән кискәндәй сындырып китте. С.Сабиров. Байтак йоклаганмы – белмәде, кемдер берәүнең коры чыбыклар сындырып узуы колагына кереп сискәнеп уянды. Я.Зәнкиев

2) физ. Яктылык һ.б.ш. агымын, нурларын чагылдырып юнәлеш үзгәртү. Яктылыкны сындыра торган системалар, яктылык нурларының сыну дәрәҗәсен үзгәртә торган аккомодацион җайланмалар һәм, ниһаять, әйләнә-тирәдә күренгән нәрсәләрне актив эзләргә мөмкинлек бирә торган хәрәкәтләндерү аппаратын гына булдырасы кала. Кызыклы физиология

3) күч. Салкынлык сизелерлек кимү, кинәт җылыту. Җыелган картлар арасыннан Ак бабайга атап әйткән сүзләр ишетелде: – Хәтмулла ахири, кара әле, яңгыр булачагы чын дөрес аның... көнне сындырыр, ахры, бар тәнем сызлый. Г.Гыйльманов. Кояш бөтен җылысын, яктысын, дәртен кышны сындыруга җиккән, җиргә көлтәләп җылы нурларын коя гына. Г.Якупова

4) күч. Килешергә, буйсынырга мәҗбүр итү; җиңү, бетерү. Әгәр ятимлек измәсә, ачлык-ялангачлык рухын сындырмаса, Ырсытдиннең байбичәсенә буйсынып торыр идеме ул? Я.Зәнкиев. Нинди генә каршылыкларны җиңәргә, кемнәрне генә сындырырга туры килмәде аңарга. Р.Мөхәммәдиев

5) күч. Бетерелү, туктатылу. Совет сугышчылары, дошманның каршылыгын сындырып, каршы ярда ныгый. Ватаным Татарстан

6) күч. Исерткеч эчү, салу, кәгү. Эштән соң иске дусты белән бер ярты сындырырга җыенган Мидхәтнең кашлары җыерылып килде. Р.Зәйдулла. [Аның] Көн буе ресторанга әрҗә ташып хәле беткәндер, эштән соң бер яртыны сындырса да, күңеле күтәрелмәгәндер. М.Маликова

7) күч. Бозу, гамәлдән чыгару. Ул, кичке ахшам намазын укыганда, намазлык өстендә тәһарәтен сындырган, оятсыз! Р.Батулла

Сындыра бару Эзлекле рәвештә сындыру

Сындыра башлау Сындырырга тотыну. Хайваннар еш кына егыла, аякларын сындыра башладылар. Т.Нәбиуллин. Ир чыбыкларны берәм-берәм сындыра башлый. Р.Батулла

Сындыра бирү Һичнәрсәгә карамыйча сындыру

Сындыра килү Бер-бер артлы сындыру

Сындыра тору Ниндидер эш эшләнгәнче, шуның белән бер вакытта сындыру. Мин тагын чыбыкка барам, син боларын сындыра тор. Р.Батулла

Сындыра төшү Бераз сындыру

Сындырып алу Тиз генә сындыру

Сындырып бетерү Барысын да сындыру. Бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Әкият. Шулай «оча-оча», кул-аягын сындырып бетерде. Г.Гыйльманов

Сындырып җибәрү Кинәт сындыру. Кайбер сындырып җибәргән кышның җылымса көннәрендә каяндыр көньяк тарафыннан килеп чыга да, аваз салып, биләмәләренә күз ташлап китә. Ф.Яхин

Сындырып карау Булу-булмавын тикшерү өчен сындыру. Инде хәзер һәр чыбыгын берәмтекләп сындырып карагыз. М.Галәү

Сындырып кую Сынган хәлгә китерү. Иң соңыннан, сынмый калган көнбагыш сабагын аягы белән егып, сындырып куйды, шуннан гына канәгать калды. Идел

Сындырып ташлау Тиз генә яки ачу белән сындыру. Чатны да борыла Бикмүш бабай. Һәм... монда аның соңгы канатын да сындырып ташлыйлар. Г.Гобәй

Сындырып тору Даими, регуляр яки хәзер сындыру

Сындырып чыгу Бөтенесен дә сындыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә