СЫНАШУ ф. 1) урт. юн. к. сынауI. Ассистент профессорга агрегатны сынашты 2) күч. Ярышу, көрәшү. Әмма хан батырлар өчен көч сынашу – ат чабышы бәйгесе уздырырга булган икән. Т.Нәбиуллин. Беренче заездда – нәселле, ярымнәселле атлар, икенчесендә җирле атлар сынашты. Кайбыч таңнары Сынаша башлау Сынашырга керешү. Билгеле булганча, мондый чараларда спортчылар ачылу тантанасына бер көн кала көч сынаша башлый. Ватаным Татарстан Сынаша бирү Һичнәрсәгә карамыйча сынашу Сынашып алу Тиз генә, бер тапкыр сынашу Сынашып карау Нәрсәне дә булса билгеләр өчен сынашу. – Әй, Гыйфрит, синең яратмаган адәмең менә мин ул, әйдә, көчләребезне сынашып карыйк әле, – дип әйтте, ди. Әкият Сынашып тору Даими яки хәзерге моментта сынашу |