СЫНАУЧАН с. 1. Күзәтеп-сынап караучан. Шул ук вакытта аның үз-үзен тотышы, зәңгәр күзләренең сынаучан җылы карашы кешене үзенә җәлеп итә, аңарда ихтыяр көче сизелеп тора. С.Сабиров. Теге шунда ук сынаучан карашын Мостафинга чекерәйтте. Х.Камалов

2. рәв. мәгъ. Сынап, тикшереп, күзәтеп. Илмира бер кулын суга тыгып бара, кысыла төшкән күзләре шаян елмаеп һәм сынаучан карый. Г.Әпсәләмов. Зәйнәп белән Гәрәй, эчкә кермичә, аларны тышта көтеп торырга булдылар һәм, икәү генә калгач, бер-берсенә сынаучан карашып алдылар. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә