СЫНАУЛЫ с. Сынаган, сынауны белдерә торган. Хорошев, исе китми генә, Розага сынаулы караш ташлады. Р.Мөхәммәтҗанов. Хуҗаның ачык күңеллелеге, бер генә минутка да өстәл янына утырып карамаган улларының кунакларны чын күңелдән хөрмәтләүләре сынаулы шикне юкка чыгарды. Г.Шәрипова. Хөсәен абыйның: «Ник әйтер икән бу?» – дип, йотылырдай булып Кашшафка текәлгән сынаулы күзләре чын канәгатьләнү белән балкып киттеләр. Р.Төхфәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә