СЫНА’У II и. 1) Имтихан. Самат күп көттермәде – июнь урталарында ук сынауларын тапшырып бетерде дә авылга очты. Г.Гыйльманов. Ярты ел саен сессия: сынау, зачётлар, контроль эшләр, семинарлар, китапханәдә казынырга кирәк... Р.Кәрами 2) Әйбернең яраклылык дәрәҗәсен, таләпләргә җавап бирү сыйфатын тикшереп бәяләү, эшләтеп карап, файдалылыгын билгеләү эше. Эшебезне пыр туздырып, мөдирнең утыз еллык эш стажын да искә алмыйча, безгә бер айлык сынау срогы бирделәр. Х.Сарьян 3) күч. Кыенлыклар, төрле авырлыклар, киртә. Шул ук вакытта аны [Равилне автор] берөзлексез яңа сынаулар, яңа киртәләр алдына куя тора. В.Нуруллин. Шулай итеп, Ильясның мәхәббәте, күп сынаулар үтеп, күңелдә йөргән икеләнү-шикләнүләрне җиңеп чыга. Р.Зарипов |