СЫНА’У I ф. 1) Кешенең уңай һәм кире сыйфатларын, хисләрен тикшереп карау; өйрәнү, күзәтү. Кунак әз утырыр, күп сынар. Мәкаль. Кайсы вакытларны ул аны аклап та куя; бәлки, ул да уйланадыр, хисләрен сынарга телидер, шуңар гына хәбәр бирмидер... Л.Ихсанова. [Ул] Ак күзле хатыннан башта шикләнеп йөргән иде, ай-ай ярым китә-кайта йөргәннән соң, ул аны сынады, сынагач ышанды, хәтта ничектер якын итте. Я.Зәнкиев 2) Булганлык, уңганлык, эшлеклелек сыйфатларын кулланып карау. Шуның өстенә тагын фикерне эшләтү, хыялны җигү, сәләтеңне сынау – иҗатны шулар кабындыра бит инде. Ә.Еники. Акылыңны сынау. Көчне сынау 3) Ясалган, эшләнгән әйбернең сыйфатын, яраклылык, кыйммәтлелек дәрәҗәсен, билгеле бер таләпләргә җавап бирүен рәсми тикшереп бәяләү; эшләтеп, файдаланып карау. Сорт сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр булдыруны мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе дип аңлыйм. М.Хәбибуллин 4) Гамәли эш, шәхси тәҗрибәдән, күзәтүләрдән чыгып белү. Алдагы күзәтүләрдән чыгып, кышның нинди буласын җәй көне сынау Сынап алу Бераз сынау Сынап бару Эзлекле рәвештә, бер-бер артлы сынау Сынап бетерү Барысын да сынау Сынап йөрү Һәрвакыт сынау Сынап карау Сынау тәҗрибәсе ясау. Осталыгыңны сынап карау гына түгел, малайлар өчен хис-тойгыларны алмаштыру, тәвәккәллек дәресе дә иде бу. Р.Низамиев. Анатолий Спивак, кушаматы «Бомбардир». Кайчандыр бомба ясаган булган, шуны сынап караганда, күршесенең сараен күккә очырган. Ф.Галиев Сынап килү Билгеле бер вакыт дәвамында эзлекле сынау. Чын яз башлана. Мин аның шулай икәнен тәҗрибәгә салып, егерме еллап сынап киләм. С.Рафиков Сынап тору Даими яки регуляр рәвештә сынау Сынап чыгу Барсын да, бөтенесен дә сынау Сыный килү Билгеле бер вакыт дәвамында сынауны дәвам итү Сыный төшү Бераз сынау; тагы да ныграк сынау. Ул күкрәгенә ялтырап торган «Батырлык өчен» медале таккан разведчикка сыный төшеп карап торды да сул кашын чак кына сикертеп елмайды. Г.Әпсәләмов |