СЫНАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. сынауI. Электр челтәрен монтажчыларның үзләреннән сынату 2) Өметне, ышанычны акламау. Сынау башлана. Мин үземне тәүге имтихан бирүче бала хәлендә сизәм. Шулай да сынатасым килми. Ышанам, бик ышанам укучыларыма. Ф.Яхин. Монда, аз йөрелгән сукмак кебек, тар юл шактый комачаулы иде. Шулай да көр мал сынатмады. С.Рафиков. Җирән кашка атыбыз ашауда гына түгел, эштә дә үзен сынатмый иде. Н.Сәфәрев 3) Хәлнең авыр икәнен сиздерү, хисләрне төс-кыяфәт, хәрәкәт, йөз-чырай һ.б. аша күрсәтү; үз-үзеңне кулда тота алмау. «Эх, егетләр! Авыртмас башка тимер таяк», – дип уйланды Солтан. Ләкин сер сынатмады, хатынга каты бәрелмәде. А.Расих 4) күч. Берәр эшне булдыра алмыйча, уңайсыз хәлгә калу. Без дә молодец, сынатмадык, шәп эшләдек. С.Сабиров Сыната башлау Сынатырга тотыну. Йөз яшемә җиткәнче ару гына идем дә, былтырлы-быеллы сәламәтлегем сыната башлады. Кызыл таң Сыната төшү Бераз сынату. Җырларда җырланган бу культура соңгы елларда сыната төшә шул. Саба таңнары Сынатып карау Булу-булмавын тикшерер өчен сынату. Үземне хәзерге татар әдәби телен яхшы белә торган Казан кешеләре тарафыннан сынатып карау фикере дә туды. Татарстан яшьләре Сынатып кую Кинәт сынату. Озын сүзнең кыскасы, гаилә мөлкәтенә куркыныч янау белән үк, «текә кыя»ның бабасы да бу хәлгә тыныч кына карап торалмый, Чечня кампаниясендә шактый таушалган нервылары сынатып кую аркасында, тормыш утының кызуына ташлана. Ватаным Татарстан Сынатып тору Һәрвакыт яки хәзер сынату. Балдызының бу сүзләрен Гайфулла үзенә мактау дип кабул итте һәм канәгать рәвештә тамак кырып: – Мондый балдыз алдында сынатып торсаң, — диде. Ф.Яруллин |