СЫНАМЫШ и. 1) Сынап карау, тәҗрибә. Кирам абыйның акыл сынамыш дәресләре һәрвакыт күңелле, һәрвакыт истә кала. Р.Низамиев. Инглизчә дәшүем шаяру да, аны хәйран калдырырга ниятләгән алым да түгел иде. Фәнни сынамыш иде бу. М.Юныс

2) фольк. Күпьеллык күзәтүгә нигезләнеп, киләчәктә һава торышы, уңыш, табигатьтәге үзгәрешләрнең нинди булачагын алдан билгеләүдән гыйбарәт халык авыз иҗатының кече жанры; русчасы: примета. Шунда бер сынамыш исемә төште: яңа салынган йорт янына мал җыелса, ихатасы бәрәкәтле була, имеш. Ф.Яхин. Үзенә иптәшкә дип мине гөмбәгә иярткән иде, шунда Күрәнле елгасы аша чыкканда, аңа әйтеп тә карадым, әнә бакалар ярга чыгып бакылдыйлар, яңгыр явачак (әбием сынамышы) дип, барыбер үзсүзләнеп алып китте. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә