СЫНАЛУ ф. Төрле үзлекләре тикшерелү, сынаулар узу. Батыр яуда сынала. Мәкаль. Шигырь төзелеше мәсьәләләре әле язучылар, тел һәм әдәбият белгечләре җәмәгатьчелеге эчендә үсү, сыналу, яшәргә әзерләнү чорын кичерә. Х.Туфан. Шунда сынала инде урта звено дигән безнең брат. М.Хәбибуллин

Сынала килү Электән үк, эзлекле рәвештә сыналу

Сынала тору Сыналу процессында булу

Сыналып тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта сыналу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә