СЫНАЛГАН с. 1) Үзен эштә күрсәткән, үзен аклаган; ышанычлы. Бу – бер түгел, мең тапкырлар сыналган хакыйкать... Р.Мөхәммәдиев. Бу – күп буын студентлар тарафыннан сыналган адым иде. Р.Зәйдулла

2) Берәр эштә яки хәлдә үзен әйбәт яктан күрсәткән, ышанычны аклаган, тәҗрибәле (кеше тур.). Ул – минем сыналган кешем, аны безгә теләгән эшкә пычак итәргә була. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә