СЫН и. 1) Гәүдә, фигура. Хосусән аның көязлеге, шактый пөхтә киеме өстенә, чибәрлеге, сынының килешлеге күңелемә дә бераз тәэсир итә иде. Г.Исхакый. Өстәлнең икенче ягында утырган Виленның болай да төз сыны тагын да тураебрак китте, аксыл чыраенда канәгать елмаю балкыды. М.Маликова 2) Гәүдә, сан. Дөньяга җитлегеп туган, сәламәт Тимербулат ниндидер билгесез сәбәптән сыны катып елый, бер тотынса, сәгатьләр буе туктый алмый иде. М.Маликова. Ләкин өйдә кадерле кешең хәл эчендә ятканда, сыныңны катырып, чарасыз күз яшьләреңне күпме түгеп була? Г.Якупова 3) сәнг. Кешегә яки башка җан иясенә охшатып, таш, металл, агач һ.б.ш. материаллардан кисеп, кырып, әвәләп яки коеп эшләнгән скульптура әсәре. Кай ягы беләндер бу сын сиңа охшаган. С.Сабиров. Уйный торган балалар сурәтләнгән бәләкәй гипс сын да бар. Ф.Галиев 4) Кешегә яки башка җан иясенә охшатып ясалган сурәт, рәсем. Ат сыны 5) Табыну өчен ясалган скульптура: сурәт, санәм, пот, балбал. Мәҗүсиләр храмнарында сыннарга корбаннар китерделәр, коммунистлар сәяси белдерүләр һәм патриотик чакырулар белән чыктылар. Татар мөселман календаре. Будда сыны. Сыннарга табыну |