СЫМАК бәйл. к. сыман. Шактый гомер үтеп тә, чибәрлеген, күркәмлеген югалтмаган, авыл хатыннары сымак вакытыннан элек картаерга, олыгаерга өлгермәгән, яшь булып кала торган Зәйнәпне күргәч, --- Маһруза бер мәлгә каушап калды. Х.Ибраһим. Тегермәнче Галәветдин сымак комнан бау ишмә. Ә.Гаффар. Мин гаепсез кеше сымак турсаеп басып тордым. Н.Сәфәрев |