СЫЛУЛАНУ ф. Матурлану, чибәрләнү, сылуга әйләнү. Фәнияр үзе белән бергә укыган, ләкин әллә ни арада шул тиклем сылуланып өлгергән кызга карап җыру әйтә ---. Ф.Яруллин. Марфа диңгездән тагы да сылуланып, тагы да назлыланып кайткан иде. М.Мәһдиев Сылулана бару Торган саен ныграк сылулану Сылулана башлау Сылулануга таба үзгәрү Сылулана төшү Бераз сылулану; тагы да сылулану. Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. М.Хәбибуллин Сылуланып калу Берәр вакыйгадан соң сылулану Сылуланып килү Соңгы арада сылулану Сылуланып китү Тиз арада шактый сылулану. Чәчәкле күлмәк өстеннән ак алъяпкыч бәйләгәч, Раузаның болай да зифа сыны тагын да сылуланып киткән. И.Низамов. Ул үзгәргән: битләре тулыланып, сылуланып киткән, элеккеге үзенә тарта торган битараф, мөлаем карашына ниндидер ачыклык, кызыксынучанлык төсе кергән шикелле. Х.Камалов |