СЫЛУ с. 1. Матур, нәфис, гүзәл, чибәр. Бала үзе төскә сылу, эшкә кыю була. И.Салахов. Кенәзбикә тәмам өлгереп, өзелеп җиргә төшкән алмадай сылу иде. М.Хәбибуллин 2. и. мәгъ. Матур кыз. Сылулар бит санаулы гына була, булганнарының да озатып йөргән егетләре бар. Р.Мөхәммәдиев |