СЫЛТА’У I ф. 1) Җинаять, гаеп, начар эш һ.б.ш.ны берәү эшләгән дип күрсәтү, шуңа тагу. Баштарак бу хәлне рекрутларга сылтаганнар. К.Нәҗми. Әмма никадәр генә атка сылтасам да, күңелнең бер төше үземнең дә гаеп барлыгын сиздереп тора. Г.Бәширов. Аларга малның хуҗасыз булуы кулай: соңыннан бөтен гаепне юлбасарларга сылтыйсың да – вәссәлам. З.Фәтхетдинов

2) Нинди дә булса җитешсезлекне яки кимчелекне берәр сәбәпкә кайтарып калдыру. Болар өчен гаепне инде үзе үк заманга сылтый. Р.Рахман. Берәүләр барысын да акчага, укытучыларның хезмәт хакы түбән булуга сылтап калдырса, икенчеләр гаепне студентларның үзләреннән эзләргә тырыша. Ватаным Татарстан

Сылтап бару Эзлекле рәвештә сылтау

Сылтап килү Электән үк, эзлекле рәвештә сылтау

Сылтап кую Тиз генә сылтау. – Кит шушыларны, әллә ниләр уйлап торалар, – дип, безгә сылтап куйды, җитмәсә, үзенең мәзәген. Г.Якупова. Әгәр дә Гүзәл баланы берәр нәрсә эшләтеп үтерә калса, күр дә тор, аңа сылтап куячак. З.Кадыйрова

Сылтап тору Даими, әледән-әле яки хәзер сылтау

Сылтый башлау Сылтарга тотыну

Сылтый бирү Һичнәрсәгә карамыйча сылтау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә