СЫЛАУЧЫ и. 1) Массаж ясаучы; шул эшнең белгече

2) Цемент, измә, известь, шпаклёвка һ.б.ш.ны стенага ябыштыру, йоктыру, ягучы белгеч. Смена бетәргә шактый вакыт бар иде әле, бригадир Людмила апалары аларны нинди эшкә кушар икән: спорт залындагы измә сылаучыларга булышмага җибәрерме, әллә кафе-бар дигәненә бүгеннән үк бизәү төшерә башларга диярме? Э.Касыймов. Урта мәктәпне тәмамлаганда, балалар ташчы, балта остасы, сылаучы яки буяучы таныклыгы алып чыгалар. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә