СЫЛА’У I ф. 1. 1) Ябышып калырлык итеп йоктыру; ягу, сөртү. Юкарак кына җәйгән камыр йөзенә орлыкны төеп, сөт белән туглап сылаган, мичтә пешереп алган. Х.Камалов. Икмәк өстенә май сылау. Цемент сылау

2) Берәр үзле нәрсә белән тоташтан каплау (стена, мич һ.б.ш.ларны). Кояш баешка таба киткәч кенә, Хәнифә мунча сыларга кереште. М.Хәбибуллин

3) Тишек-ярыкларны берәр үзле нәрсә белән ябышып калырлык итеп томалап каплау. Кызлар кулларыннан килгәнчә мәктәпне әз-мәз караштырып, мич-морҗаларын төзәткәләп, ярыкларын сылап агарттылар. Я.Зәнкиев

4) Бизәнү, дәвалау һ.б.ш. максатлары белән крем, май, бал, мазь һ.б.ш.ны ягу. Агач согын сөялләргә, лишай һәм авырткан сеңерләргә сылыйлар. Мөселман гаиләсе календаре. Тәнеңә бераз тоз, чәй содасы кушылган бал сылау да файдалы. Кызлар энциклопедиясе

5) Дәвалау максаты белән тәннең авырткан, сызлаган җирен уу, ышку; массаж ясау. Мөхлисә әби, кыска-кыска гына аңлатып, Мөхәммәт белән Санияне таныштырды, чоланнан аю мае алып кереп, Саниянең аягын сыларга җыена башлады. Я.Зәнкиев. Беркайда укымаган, кроликлар, этләр өстендә бернинди практика үтмәгән, рус телен белмәве аркасында томана дип аталган авыл карчыгы дөп-дөрес итеп кеше организмындагы кан йөреше юнәлешен белгән, кайсы уңайга сыларга кирәген өйрәнгән. Э.Шәрифуллина

6) күч. Үзенең карамагында булган яраксыз, начар нәрсәдән арыну-котылу максаты белән берәүгә сатып җибәрү яисә башка нәрсәгә алыштыру. Яратмаган киемне берәрсенә сыларга тырышу

7) күч. Бәрү, тондыру, кундыру, чәпәү. Хәзер шушы шомлы төенне, шушы элмәкне Сәгъдетдингә сыларга дип, бер-берсен уза-уза урам уртасыннан баралар. Я.Зәнкиев

8) күч. Килешсез, ямьсез яки тиешеннән артык итеп сөртү, бизәнү, йоктыру. Биткә иннек сылау

9) күч. Ниндидер эшне, гаепне кемгә дә булса сылтау, кайтарып калдыру, тагу. [Серебряный:] Яу чыгарга фатиханы Макарий атакай үзе бирде. Гаепне аңа сыламакчымы әллә син? М.Маликова

Сылап алу Тиз генә, бер тапкыр сылау

Сылап ату Тиз арада сылау

Сылап бару Рәттән, бер-бер артлы сылау

Сылап бетерү Бөтенесен сылау

Сылап җибәрү Тиз генә сылау. [Гайшә (кесәсеннән иннек чыгара):] Иң шәбе бар. Үземә генә дип алган идем. Бәясе дә арзан гына: өч сум. Мә, шуны сылап җибәр әле. 75 яшьлек әбиеңнән 18 яшьлек кыз ясый да куя. В.Нуриев

Сылап кую Сылап, әзер хәлгә китерү; алдан сылау; тиз генә сылау. Ә Уйнак алданды: сыйны ерактан гына иснәп карамакчы булган иде, малай җаен туры китереп, бер кап «Имбирь»не аның битенә сылап куймасынмы! М.Маликова. Тиздән укытуларың башлана, шул мунчаны сылап куйсаң икән. М.Хәбибуллин

Сылап тору Даими яки регуляр рәвештә сылау

Сылап чыгу Һәр яктан һәм булган берсен сылау

Сылый башлау Сыларга тотыну

Сылый бирү Һичнәрсәгә карамыйча сылау

Сылый тору Берәр эш-хәлгә кадәр сылау

Сылый төшү Тагын бераз сылау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә