СЫЛА’П-СЫЙПАП рәв. 1) к. сыйлап-сыйпап

2) Иркәләп сыйпап, йомшак кына кагылып. Аны өф итеп, сылап-сыйпап кына бердәнбер шкаф эченә элеп куйды. Д.Булатова. Алар бәби мунчасында күпме хатын-кызларны сылап-сыйпап сәламәтлекләрен ныгытты. Безнең гәҗит

3) Җиңел чаралар күреп кенә; ныгытып дәваланмыйча. Бу зәңгелә дигәннәрен сылап-сыйпап кына җиңеп булмый. Г.Сабитов

4) Карап, саклап, игътибар итеп. Үзеңне үзең сылап-сыйпап йөрмәсәң, авыруың бик тиз буласы. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә