СЫЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. сылауI (1–3, 7 мәгъ.). Чолганышта калган иптәшләре барлы-юклы патроннарының соңгысына хәтле сугышып кан койганда, Айсетдин немец шпигы мул сыланган ак күмәчне мүкелдәтеп утыра иде. Я.Зәнкиев 2) Ябышу, йогып калу, эләгү. Җир дә, беленер-беленмәс кенә сузылып яткан юл да кибеп җитмәгән, пычрак иде әле, авыр туфрак аякларга сылана иде. А.Шамов. Кызыл балчык тирәнгә төшкәч тә каты токымнардан исәпләнми, ләкин ул долотоның тешле тәгәрмәчләренә сыланып, аяк чолгавы сыман урала һәм тиз борауларга ирек бирми. К.Кәримов 3) сөйл. хуплм. Килешсез, ямьсез итеп косметиканы сөртү, артык калын итеп ягу. Сыланып кына матур булып булмый 4) Кием гәүдәнең һәр җиренә тиеп, тыгыз ятып тору, иркен булмау. Дания өстендә алсу төстәге юбка, тәненә сыланып торган ак свитер кигән, йөгергәндә, каймак кебек аксыл балтырлары елт-елт итә. М.Хәбибуллин 5) күч. Нәрсәгә дә булса елышып урнашу, тиеп тору. Кыз бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә килеп сыланган иде. Ф.Хөсни 6) күч. Күп булып ябырылу, сырып алу. Кәҗә бакыруына, урамда туп тибүче бер төркем малай-шалай, уеннарын ташлап, Гайзулланың капкасына килеп сыландылар. М.Хәбибуллин 7) күч. Әрсезләнеп, тыйнаксызлык күрсәтеп, кемгә дә булса сыену, елышу, кочагына керү. Җанашым бөтен тәне белән миңа сыланды. Ф.Әмирхан 8) күч. Кемгә дә булса әрсезләнеп иярү, яныннан китмәү. Егетләрнең китәсе килми, сагыз шикелле сыланырга маташалар. Ш.Маннур. Акча хәл итә бу дөньяда һәрнәрсәне: кесәңдә кыштырдап торса, хатыны да сылана, хуҗалар да аяк астында бутала. Т.Галиуллин Сылана бару Торган саен ныграк сылану Сылана башлау Сыланырга тотыну Сылана бирү Һичнәрсәгә карамыйча сылану Сылана төшү Бераз сылану; тагын сылану Сыланып алу Берара, тиз генә сылану. Динә, шаяргандай итеп, Кифаяне читкәрәк тартты, аның киң итеп тегелгән җиңсез юка күлмәге тартылып, сынына сыланып алды. М.Маликова Сыланып бетү Бөтенләй, тәмам сылану. Бүлмәнең бер почмагында шәйләнгән ут ничек кенә зәгыйфь янмасын, Рәмзия барыбер күреп торды: кызлар егетләрнең кочагына кереп, тәмам сыланып бетеп бииләр, муеннарына сарылалар, бер-берсенең чәчләренә күмелеп әйләнәләр иде. С.Шәмси Сыланып калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң сылану. Ул көнне кечкенә сабыйлар да әниләренә ияреп килә: май язгач, чүлмәккә сыланып калган сөт өстен бармаклары белән ялыйлар, май әйрәне эчәләр. Р.Хәбибуллина. Өсләребезгә сыланып калган киемнәрдән шабырдап су ага. Р.Рахман Сыланып тору Гел сылану; хәзер сыланган булу. Ул тигез, кайнар сулыш ала, күлмәге сыланып торган йомры күкрәге еш-еш күтәрелеп куя, күз карашлары моңсулана, кызның күңелендә моңарчы булмаган бер тантана канат җәя иде. С.Рафиков. [Айсетдиннең] Гимнастёркасы таза гәүдәсенә ятып-сыланып тора, хром итегенең кунычлары кояшта елык-ялык килә ---. Я.Зәнкиев |