СЫКЫ и. 1) Әйбер өстендә аның үз парыннан хасил булган юка гына кар катламы. Урамга чыктык. Куе булып сыкы төшкән. М.Хәсәнов. Айлы кич иде. Җиргә салкын сыкы иңде. Ф.Яхин. Сыкы нечкә ботакларга һәм телефон чыбыкларына кунмый. Дөньяда ниләр бар 2) Кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре. Кояш, гүя салкын сыкы белән капланган, сүрәнәеп, урман артына төшеп бара. М.Галиев. Ә тышта җил тынып калган, чалт аяз күк йөзенә эре йолдызлар сибелгән, аларның кыйпылчыгы кебек, урам баганаларындагы утлар яктысында җемелдәп сыкы коела иде. М.Маликова |