СЫКТА’У ф. к. сыкрау (1, 3 мәгъ.). Ай, ул җанның яшертен генә сызланып сыктаулары, тән гайрәтен басарга теләп уфылдаулары! Ә.Гаффар. Тол хатыннар иң авыр елларда да сыгылмадылар, сыктамадылар. И.Низамов. Моңланып та арыдым, сыктап та арыдым, елмаерга иде миңа, елмаерга иде... Н.Гыйматдинова

Сыктап алу Бераз сыктау

Сыктап җибәрү Кинәт сыктарга тотыну

Сыктап кую Бер мәртәбә сыктау. Мәрзияне күргәч, Шәүкәт түзмәде, сыктап та куйды, кат-кат чын йөрәгеннән чыккан рәхмәтләрен укыды. Я.Зәнкиев

Сыктап тору Өзлексез сыктау

Сыктый башлау Сыктарга тотыну

Сыктый бирү Һичнәрсәгә карамыйча сыктау

Сыктый төшү Бераз сыктау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә