СЫКРА’У I ф. 1) к. сыкрану (1 мәгъ.). Кулның әрнүенә чыдый алмыйча сыкрап елау

2) Авырту, сызлау, әрнү. Яраларым сызлый башлады. Тән сыкрый, кәеф яман. Р.Батулла

3) күч. Кайгырып борчылу, хәсрәтләнү; күңел сызлану, тынычсызлану. Бу җырларны ишеткәч, күңел тула, йөрәк әрни һәм сыкрый, сызланасың һәм тирән уйга чумасың! М.Латыйфуллин. [Мөхлисә карчык] Эчтән нык сыкрап булса да, киявенә хәер-фатихасын бирде. Я.Зәнкиев

Сыкрап алу Берара сыкрау

Сыкрап йөрү Һәрвакыт сыкрау

Сыкрап кую Бер мәртәбә сыкрау. Аның да кинәт йөрәге әрнеп, сыкрап куйды. М.Хәсәнов. Ананың йөрәге сыкрап куйды. Р.Хафизова

Сыкрап тору Өзлексез сыкрау

Сыкрый башлау Сыкрарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә