СЫКРАНУ ф. 1) Җиңелчә ыңгырашу, иңрәү. Учлар сыдырылып канап, бармак башларының тиресе кубып, төннәр буе сыкранып, җыламсырап ята торган идек... А.Гыйләҗев. Сыкранып җиргә ауган солдатлар, актык көчләрен җыеп, дөнья белән бәхилләшә... Н.Хәсәнов

2) Кайгырып зарлану, уфтану. – Катырма түгел, нан ашыйсым килә! – дип сыкранды энем. Н.Сәфәрев

3) Еламсырау, борчылып яшь түгү. Олы гына яшьтәге бер хатын шуңа тәэсирләнеп: – Җитәр, кызым. Бу җырың бигрәк авыр икән, – диде, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды. – Бирегә без сыкранырга түгел, күңел ачарга дип килдек. Н.Сәфәрев. Әнә картлар аның каршында елыйлар, сыкраналар. Н.Дәүли

4) күч. Елауга, иңрәүгә охшаш тавышлар чыгару. Урамда атлар кешни, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди, һәм тәгәрмәчләрнең сыкранып шыгырдаганы ишетелә. Н.Сәфәрев. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды. Р.Мөхәммәдиев

5) Рухи газап кичерү, йөрәк әрнү. Бәлки, ул, гомере буе үзенең шул сыйфатыннан рухи газап кичереп, сыкранып, җәфаланып яшәгәндер? М.Мәһдиев

Сыкрана бирү Һичнәрсәгә карамыйча сыкрану

Сыкрана төшү Бераз сыкрану

Сыкранып алу Берара сыкрану

Сыкранып йөрү Даими сыкрану

Сыкранып кую Бер мәртәбә сыкрану. Ул йөрәге авырткандай сыкранып куйды, ләкин күңелендәге шигенә алай җиңел генә үсеп китәргә юл бирәсе килмәде. Г.Бәширов

Сыкранып тору Даими яки регуляр рәвештә сыкрану

Сыкранып утыру Әле, хәзер сыкрану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә