СЫЙ-ХӨРМӘТ и. 1) Затлы ашамлык-эчемлекләр куеп күрсәтелгән кунакчыллык. Бер бүлмәдә җыр-бию, күңел ачу барса, икенче бүлмәдәге аш өстәле тирәсендә сый-хөрмәт кызды. Я.Зәнкиев. Булмаган ризыкларын чыгарып, аларны сый-хөрмәт иттеләр. Н.Сәфәрев 2) Мул тормыш. Сый-хөрмәттә яшәү 3) Зурлау, олылау; мактау, ихтирам, хөрмәт. Кыскасы, мөсафирга сый-хөрмәт күрсәтүдән, садака бирүдән берәүгә дә зыян килми, Аллаһы Тәгалә аларны артыгы белән кайтарачак. Мөселман гаиләсе календаре |