СЫЙФАТЫНДА бәйл. кит. «Итеп», «буларак» мәгънәләрен белдерә; шундый кеше буларак. Хәлбуки, вәкил сыйфатында Казанга килгән Яков Свердлов, әле егерменче яшендә генә булса да, җитлеккән профессиональ революционер иде инде. А.Расих. Икесен дә, сугышка китүчеләр сыйфатында, күрше-тирә җыйнаулашып, күзләр сөрткәләп, кул болгап озатып калдылар. Ә.Баян. Акушерканы алып, Гыйльфан шофёр сыйфатында бара. С.Сөләйманова |