СЫЙФАТСЫЗ с. 1. Начар сыйфатлы, яраксыз, тиешле таләпләргә җавап бирми торган. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, су эчендә маташалар, икенчедән, сыйфатсыз, ягъни бракланган скважиналарны төзәтеп йөриләр. К.Кәримов. Хәзер товары да сыйфатсыз бит аның. Бер генә кияргә, ямасаң да файдасы юк. Р.Габделхакова. [Рәүф:] Ниндидер сыйфатсыз бензин күзне боза дип ишеткәнем бар. Г.Зәйнашева

2. рәв. мәгъ. Начар, түбән сыйфатлы итеп. Сыйфатсыз эшләнгән йорт җиһазы өчен дә җаваплы кешене табып була. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә