СЫЙФАТЛЫ с. 1. 1) Билгеле сыйфатка ия. Югары сыйфатлы корыч, сабы да агач түгел – бәрелү-сугылуга чыдам пластмасса... А.Тимергалин. Төньяк Америка белән Көнбатыш Аурупадан Русиягә агылучы азык-төлек, тәмәке һәм эчемлекнең – 80 проценты, ә даруларның хәтта 90 проценты начар сыйфатлы. Татар мөселман календаре

2) Яхшы, әйбәт, кыйммәтле. Борауның дөрес сайланып дөрес файдаланылуы – сыйфатлы скважина бирүнең нигезе. М.Хәсәнов. Әмма ләкин иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр өчләтә, хәтта бишләтә эшләячәкләренә, сыйфатлы итеп эшләячәкләренә: бер җәйдә бер дигән мәктәп өлгертәчәкләренә иманым камил. Җ.Дәрзаман

2. рәв. мәгъ. Тиешле итеп, таләпләргә туры китереп. Язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен, иң беренче чиратта, югары җитештерүчәнле техника таләп ителә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә