СЫЙФАТЛА’У ф. 1) Характерлау, тасвирлау; бәяләү. Рецензент, гомумән алганда, әсәрне бик уңай бәяләсә дә, әсәрдәге төп персонажларның берсе булган Давыт Урмановның образын сыйфатлаудагы кимчелекләргә аеруча басым ясаган иде. Г.Мөхәммәдева. Җәйсур бер озын өйнең буенча келәм тукыды, бизәк урынына күфи язуы белән үзенең хәлен сыйфатлап язды, бик яхшылап, җиренә җиткереп тәмам иткәч, яһүдкә бирде. Мәҗмугыл-хикәят 2) Күрсәтү, чагылдыру, гәүдәләндерү. Табигать күренешләрен сыйфатлау Сыйфатлый бару Һәммәсен тоташтан сыйфатлау Сыйфатлый башлау Сыйфатларга тотыну Сыйфатлап алу Тиз генә сыйфатлау Сыйфатлап тору Даими яки регуляр рәвештә сыйфатлау Сыйфатлап чыгу Баштан ахырга кадәр, рәттән сыйфатлау |