СЫЙФАТЛАМА и. Тасвирлама, характеристика, сыйфатлау бәяләмәсе. Югарыда әйтелгәнчә, без халык җырларын дүрт төркемгә бүлгән классификациягә таянабыз һәм алга таба, һәр төргә кыскача сыйфатлама биреп, аларның төп үзенчәлекләрен яктыртуны күздә тотабыз. К.Миңнуллин. Корылманы хисаплау алдыннан андагы элементларның геометрик үлчәмнәре һәм формалары, ул эшләнгән материалның физик сыйфатламалары, тышкы йөкләмнәр һәм аларның тәэсир итү үзенчәлекләре билгеләнә. Корылма механикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә