СЫЙФАТ I и. гар. 1) филос. Предметның, күренешнең, процессның иң әһәмиятле билгеләрен, үзенчәлекләрен эченә алган төп асылы. Сыйфат үзгәрешләре кичерү. Микъдарның сыйфатка күчүе

2) Үзлек, билге, аерымлык. Мактану, әлбәттә, бер караганда әйбәт гадәт саналмый. Шулай да минем ул гөнаһсыз сыйфатны байларга гына биреп бетерәсем килми. М.Әмир. Бөркет күзе, кешенеке белән чагыштырганда, ерактанрак күрә, әмма кеше күзе әйбернең төрле сыйфатын бөркетнекеннән күбрәк аера ала. М.Насыйбуллин

3) Берәр нәрсәнең яхшылык, кыйммәтлелек, яраклылык дәрәҗәсе, таләпләргә җавап бирүчәнлек. Сыйфат комиссиясе председателе чәчү чорында кырга аяк басмады. М.Хәбибуллин. Республика терлекчеләре ит, сөт һәм башка продуктлар җитештерүне арттыра бару белән бергә аларның сыйфатын яхшырту чараларын да күрәләр. Татарстанда терлекчелек

4) Килеш-килбәт, кыяфәт, тышкы күренеш. Өс-башын калача кәчтүм һәм ботинкаларга алыштырган, алтын сәгатен таккан, кулына тимер таяк алган сыйфатта, иярләнгән сыер хәлендәрәк булуыннан котылырга теләп, ике генә кәлимә әйтте: – Мәрхабә, туганкайлар... Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә