СЫЙСЫЗ с. 1. 1) Сые булмаган. Сыерсыз кеше – сыйсыз кеше. Мәкаль. Бәйрәм сыйсыз булмый, дигән кебек, күгәрченлеләр башкала халкын тәмле ризыклар белән дә сөендерде. Кызыл таң

2) күч. диал. Явым-төшемле, яңгырлы, бозык. Сыйсыз көн

2. рәв. мәгъ. Сыйламыйча, сый-хөрмәт күрсәтмичә. Кунакларны сыйсыз җибәрмәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә