СЫЙРА’Т КҮПЕРЕ и. 1) Ислам диненә күрә, җәһәннәм уты өстеннән җәннәткә чыгара торган күпер 2) күч. Котылу мөмкинлеге икеле булган бик кыен хәл; бик зур сынау, үтә алмаслык киртә ◊ Сыйрат күпере кичү 1) Чиктән тыш авыр хәлләрне һәм хәвефле кыенлыкларны үтеп чыгу турында. [Хаҗи:] Вексельләре сыйрат күпереннән үтә алмый кире чыккач, без аларга икенче төрле бүләк хәзерләрбез, Алла бирсә. Ш.Мөхәммәдев. [Солтангалиев:] Кылдан нечкә, кылычтан үткер сыйрат күперләрен кичү җиңел түгел икән, халкым... Р.Мөхәммәдиев; 2) Авыру кешенең хәтәр кризис үткәрүе. Сыйрат күперен кичтек, дияргә ярый, туганкай, тереләсез. Г.Әпсәләмов. [Врач:] Сез сыйрат күперен кичтегез, артка юл юк сезгә. С.Сөләйманова |