СЫЙРАТ и. гар. к. сыйрат күпере. Көчем бар дип уйлама, Көчең китәр көн булыр, Янган тәмуг өстеннән сыйрат үтәр көн булыр. Дастан ◊ Сыйрат кичү к. сыйрат күпере кичү. Юлымда «Яманташ» дигән бер тауны үтәсе бар. Хәзерге кебек явым-чәчемле вакытларда бу инде сыйрат кичүдән бер дә ким саналмый. Г.Ибраһимов |