СЫЙРАКЛЫ с. Сыйрагы билгеле сыйфатта булган. Нечкә генә сыйраклы, озын торыклы ап-ак аргамакка атланган зәңгәр чалмалы Әхмәт паша ялгыз казакның бөтен бер гаскәр белән алышуын читтән – тау битләвеннән күзәтеп торды. М.Кәрим. Шунда күрәм: пионер галстугыдай кып-кызыл күлмәк, кыршылган джинсы кигән студент яшьләрендәге озын сыйраклы чибәр генә егет дебаркадер янында тана хәтле овчаркасын сатарга ниятләп тора. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә